«Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә яңа иҗади сезон ачыла. Алда кунакларны сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча лекцияләр, музыка кичәләре, спектакльләр һәм иҗади очрашулар көтә. Сезон шундый очрашуларның берсе белән 28 августта 18.30 сәгатьтә ачылачак. Кичә композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлары Cоюзы әгъзасы Эльмир Низамовның тормышы һәм иҗатына багышланачак.
Бу кичне без композиторның тормышы, иҗаты турында сөйләшербез һәм аның әсәрләрен тыңларбыз.
Эльмир Низамов Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен (профессор А.Луппова, 2011) тәмамлый, шунда ук аспирантурада укый (2014). Венадагы «Шёнберг-үзәктә» (2012) стажировка узды, шулай ук Чайковский шәһәрендә яшь композиторлар өчен Халыкара академиядә (2015) П. Аблингер, Р. Сендо һәм Б. Фуррерда укып чыга. Ул камера-инструменталь, симфоник һәм хор әсәрләре, романслар һәм җырлар, театр куелышларына, кинога музыка авторы булып тора.