«Күпмилләтле Россия буенча виртуаль тур» конкурсына гаризалар кабул ителә

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

«Күпмилләтле Россия буенча виртуаль тур» III Бөтенроссия конкурсына һәм этномәдәни күргәзмә проектлары телемарафонына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Проект яңа виртуаль форматлар аша халык мәдәниятен һәм халык иҗатын популярлаштыруга, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне, этномәдәни күптөрлелекне, халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклар өчен үткәрелә.

Гаризалар 2024 елның 30 сентябренә кадәр электрон форма аша кабул ителә. Конкурсантларга видеоэкскурсия яисә 10 минутка кадәр дәвам итә торган этномәдәни экспозиция буенча виртуаль тур төшерергә кирәк.

Конкурс комиссиясе алты номинациядә 12 лауреатны билгели: «музейның иң яхшы күргәзмә проекты», «Иң яхшы күргәзмә проекты коммерциячел булмаган яисә бюджет оешмасының иң яхшы күргәзмә проекты», «Инициатив төркемнең иң яхшы күргәзмә проекты», «Этномәдәни күргәзмә буенча иҗади экскурсия», «Этномәдәни күргәзмәнең уникаль экспонаты» һәм «Гаилә этномәдәни күргәзмәсе / Гаилә этномузее». Тагын бер җиңүчене интернет кулланучылары онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International