«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең «Милли конкурс» номинациясенең традицион унлыгына 11 фильм керде. Алар арасында - сигез кыска, ике тулы метражлы кинотасма һәм бер анимацион эш.
Кинофестиваль өчен конкурс программасын киңәйтү яңалык түгел: «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, конкурска кызыклы эшләр күп тәкъдим ителгәндә, сайлап алу комиссиясе фильмнар санын арттыра.
««Милли конкурс» номинациясе барлыкка килеп, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов акчалата бүләкләр булдырганнан бирле, Татарстан режиссерлары сизелерлек җанланды. Фестиваль җирле кинематографистларга стимул бирә, бу тулаем төбәк киносы үсешенә китерә», — дип сөйләде ул.
Быелгы номинантлар арасында оста режиссерлар — Юрий Гвоздь («Хәтер төсмерләре») һәм Алексей Барыкин («Маэстр куллары») белән беррәттән өметле яшь режиссерлар да бар.
Мисал өчен, Казан мәдәният институтының кичәге студенткасы Оксана Синчугованың исеме («Рада шат түгел») фестивальдә күптән таныш. Төркемдәшләре дә аңа иярә: Солтан Сөнгатуллин конкурска үзенең «Ак мәчетне эзләп» дигән документаль эшен җибәргән.
Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, «Алтын мөнбәр» кинофестивале яшь кинематографистларга аерым игътибар юнәлтә. Быел тамашачылар югары уку йортларын тәмамлаучылар фильмнарын берләштергән сәгать ярымлык «КазГИК тәкъдим итә» һәм «ПитерКит тәкъдим итә» конкурстан тыш программаларын күрәчәк.
«Быелгы эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтәсем килә. Мәсәлән, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты фильмнары арасында бер кинотасманы халыкара конкурска номинацияләгәннәр. «Алтын мөнбәр» быел да Казан һәм Питер институтларының дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгыту мәйданчыгы булыр дип өметләнәбез», — дип уртаклашты Айтуганова.
Үсеш тенденцияләренә килгәндә, Татарстан режиссерлары дөньякүләм трендларны куллана, шул ук вакытта игътибарларын локаль проблемаларга юнәлтә.
Мисал өчен, Рәүф Кубаевның «Телсез күке» һәм Булат Сабитовның «Килермен» тулы метражлы кинотасмаларында быелгы кинофестивальнең төп лейтмотивы — гаилә темасы. Ел саен диярлек конкурс программасының бер картинасы авылларның юкка чыгу проблемасын күтәрә. Бу юлы әлеге тема режиссер Юлия Захарованың «Олы Усаклык» фильмында чагылыш таба.
Традиция буенча Милли конкурста анимацион фильмнар да бар. Быел популяр номинацияне Сергей Киатровның «Әминә» эше тәкъдим итәчәк.
Номинацияне Асия Садыйкованың «Евразиянең татар мирасы» япон шоуы ача. Сайлап алу комиссиясе фикеренчә, милли конкурстагы әлеге яңа формат кинопроектның офыкларын киңәйтәчәк.
«Алтын мөнбәр» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.
«Алтын мөнбәр» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.