14 августта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында яшь рәссамнарның «BASHNYA» VII Халыкара иҗади лабораториясендә катнашучыларның Россиядә Гаилә елына багышланган «Барысы да гаилә белән башлана» темасына йомгаклау күргәзмәсе ачылды.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының генераль директоры исеменнән җыелган халыкны фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков сәламләде. Рәхмәт сүзләре белән мастер-класслар җитәкчеләре чыгыш ясады: Киров шәһәреннән Рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Рычихина һәм Түбән Тагилдан декоратив бизәкләр төшерү буенча рәссам Надежда Маслихова.
Иҗади лабораториядә Белорус дәүләт сәнгать академиясенең (Беларусь), Акдениз Университетының һәм Хаҗи Байрама Вели (Төркия), Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясенең 18 студенты катнашты.