Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты

2024 елның 16 августы, җомга

Киңәшмә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Киңәшмәнең төп темасы - «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары, техникумнар һәм көллиятләрнең предприятиеләр - потенциаль эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлеген билгеләп үтте.

"Эш бирүче мәгариф учреждениеләре тормышында катнашкан урыннарда - нәтиҗә бар. Базарда нинди белгечләр кирәклеген, предприятиеләрдә нинди кадрлар кирәклеген анализларга кирәк. Татарстан - сәнәгый яктан алга киткән республика, бездә төрле профильле производстволар күп. Шуңа күрә безнең өчен иң мөһиме - хезмәт ресурслары», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International