ТР Мәдәният министрлыгының бөтен командасы һәм безнең учреждениеләр хезмәткәрләре Курск өлкәсендә яшәүчеләр белән бергә

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

«Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына тапшырдылар», - дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Шулай ук барлык мәдәният учреждениеләрендә дә гуманитар ярдәм җыю башланды. Учреждение хезмәткәрләре, мәдәният һәм фән эшлеклеләре үз әйберләрен алга таба җыюның оешкан пунктларына тапшыру өчен алып киләләр. Балалар һәм өлкәннәр өчен кирәкле гуманитар ярдәм исемлегендә: кием-салым, урын-җир әйберләре/сөлге, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек продуктлары, бутилизацияләнгән су, микродулкынлы мичләр, суыткычлар һәм генераторлар.

"Бу карар безнең ведомство буйсынуындагы учреждениеләр директорлары белән уртак киңәшмәдә кабул ителде. Без бу вәзгыятьтә калган Курск өлкәсе халкына булдыра алганча ярдәм күрсәтә алырбыз дип өметләнәбез ", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International