Борынгы Болгар шәһәрендә «Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама» фестивале узачак

2024 елның 13 августы, сишәмбе

16 августтан 18 августка кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама" фестивале узачак.

Өч көн эчендә «Ага-Базар» ярминкәсенең урта гасырлар атмосферасына чуму мөмкинлеге булачак. Анда Сез халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарыннан кул эшләре сувенирлары һәм эшләнмәләре сатып ала аласыз, шулай ук төрле мастер-классларда катнаша аласыз.

Фестиваль барган көннәрдә Болгарда VI «Ага Базар» Этнокультур фестивале узачак.

"Ага Базар" үз мәйданчыгында иҗади коллективларны, халык мәдәниятен популярлаштыручы башкаручыларны һәм инструменталистларны берләштерәчәк.

Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасырларның «Ага Базар» стилизацияләнгән болгар базары булачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россиянең иң яхшы осталарыннан уникаль кул эшләре белән сәүдә рәтләре, шулай ук тематик мәйданчыклар, иҗади остаханәләр булачак.

16 августта “Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама!” фестивале кысаларында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә ачык һавада “Кара пулат” опера-риваяте күрсәтеләчәк.

"Кара пулат" операсын күрсәтү 20:30 сәгатькә планлаштырылган. Керү ирекле.

17 августта “Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама!” фестивале кысаларында Болгарда “Этнокмәдәни мирасны саклау һәм үстерү: традиция, мода һәм дизайн” дигән түгәрәк өстәл узачак.

Чара 11:00 сәгатьтә Болгар музей-тыюлыгында урнашкан Истәлек билгесе бинасында узачак.

"Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама!" уникаль Фестиваль июль ахырында Зөядә старт алды һәм 16 августтан 18 августка кадәр Болгарда дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International