«Уртакка - Иң яхшысын» конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Россия халыклары йорты Россия ФАДН һәм АНО «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәк» ярдәмендә 5 августтан 31 октябрьгә кадәр «Уртакка - Иң яхшысын».

Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә проектлар конкурсына гаризалар кабул итә.

2025 елда конкурс гамәлдәге тел күптөрлелеген саклап калуга, үстерүгә һәм яклауга, Россия Федерациясе халыкларының телләрен саклап калуга һәм үстерүгә кызыксынуны арттыруны тәэмин итә торган шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру эшләрен кызыксындыруга юнәлтелгән.

Түбәндәге проектлар каралачак:

  1. мәгълүмати һәм цифрлы киңлектә телләрне яклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар

  2. тел белеме һәм лингвистика өлкәсендә фәнни проектлар

  3. балаларны һәм яшьләрне гамәлдәге тел күптөрлелеген саклау, үстерү һәм аңа ярдәм итү эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектлар

  4. чит ил гражданнары арасында рус телен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар.

Гаризалар түбәндәге формада кабул ителә: https://forms.yandex.ru/u/66ab6eea25c2060307d57/

Конкурска йомгаклар бу елның декабрендә «Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумы кысаларында ясалачак.

Конкурс призерларына проектларны гамәлгә ашыруга Россия халыклары йорты финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International