Милли музейның яңа филиалында Татарстан һәм Донбасс турында күргәзмә ачыла

2024 елның 9 августы, җомга

«Татарстан – Донбасс: 100 ел тарих» күргәзмә проекты 15 августтан «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә булачак.

«Бу Юстиция кварталы территориясендә Һади Такташ урамында урнашкан бөтенләй яңа музей киңлеге. Ул Татарстан Милли музееның 15 нче филиалы. Тиздән биредә юстиция һәм гаделлек, Законлылык һәм хокук тәртибе төшенчәләрен ачучы даими экспозиция барлыкка киләчәк, – дип сөйли директорның үсеш буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Анастасия Мокрополова. – Хәзер үзәкнең күргәзмәләр залында Татарстан белән Донбассның мәдәни һәм икътисадый алмашу тарихын чагылдырган проект эшли башлаячак. Көзен анда лекцияләр һәм квизлар уздырачакбыз, аларга күргәзмәгә кебек үк Пушкин картасы буенча килергә мөмкин булачак».

Күргәзмә нигезендә – ике төбәкнең киң мәдәни элемтәләрен чагылдырган төп документлар, фотографияләр һәм предметлар рәте. Татар мәдәнияте эшлеклеләре – Һади Такташ, Фәйзулла Туишев, Нәҗип Җиһанов архивларында Донбасста татар диаспорасы формалашуның киң колачлы процессы турында кыйммәтле дәлилләр саклана. 1920-1930 елларда ТАССРдан Донецк өлкәсенә киткән эшчеләр, укытучылар, журналистлар, медикларның токымнары хәзер дә шунда яшиләр.

Шахтер лампасының эволюциясен күзәтеп барырга, татар артистларының Донбасска гастрольләре турында белергә, 1920 елларның агитация плакатларын күргәзмәдә күрергә мөмкин. Экспозицияне чор әйберләре һәм татар мәдәнияте эшлеклеләренең мемориаль коллекцияләреннән әйберләр тулыландыра.

«Татарстан – Донбасс: 100 ел тарих» күргәзмәсен 15 августтан 10 ноябрьгә кадәр музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин. «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәге Һади Такташ урамы, 124, 3 к. адресы буенча урнашкан. Үзәкнең эш вакыты 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Куратор: Мокрополова Анастасия – күргәзмә кураторы, директорның үсеш буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International