Кичә «Мир» кинотеатрында журналистларга XX Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең ачылыш фильмы - «Агач кочагында» кинотасмасы (режиссеры Бабак Хаджепаша) күрсәтелде. Чарада Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани да катнашты.
Фильмның сюжеты үзәгендә - гаилә драмасы: ир белән хатын аерылышырга карар кыла. Шул сәбәпле бер-берсен яратучы абый-энене аерырга туры киләчәк: олысы - әтисе янында, кечесе әнисе янында калырга тиеш. Ләкин олылар бу карарның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген күз алдына да китерә алмый.
«Дөньяда аерылышулар проблемасы кискен тора. Ир белән хатын арасындагы каршылыклардан, беренче чиратта, балалар газап чигә. Бүгенге көндә бу теманы мөмкин кадәр ешрак күтәрергә, аның турында сөйләргә кирәк. Шул исәптән, кино ярдәмендә. «Агач кочагында» - әлеге кискен проблемага багышланган фильмнарның берсе. Иранда кинотасманы җылы кабул иттеләр. Ул Казан кинофестивале тамашачыларының да йөрәкләренә үтеп керер дип өметләнәбез», - диде Давуд Мирзахани.
Фестивальнең оештыру комитетында билгеләп үтүләренчә, быел сайлап алу комиссиясе 47 илдән 814 фильм караган. Аларның күпчелеге - гаилә кыйммәтләре темасына рефлексия.
«Әлеге статистика нигезендә кинематографистлар җәмгыятьнең кәефенә аеруча сизгер дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Шуңа күрә ачылыш фильмы итеп «Агач кочагында» картинасы сайланды. Иран режиссерлары кискен социаль мәсьәләләрне күтәрергә курыкмый, моны оста һәм урынлы башкаралар. Картина бөтен фестивальгә тон бирәчәк», - дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.
Кинотасманы ТР мөселманнары Диния нәзарәте да хуплаган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Агач кочагында» фильмы 2023 елда Fajr International Film Festival фестивалендә иң яхшысы дип танылды.
Давуд Мирзахани Иран кинематографының сере - заманча агымнарны кире какмауда һәм үзенең уникальлеген саклап калу барәбәренә башка илләрнең тәҗрибәсен уңышлы куллануда, дип белдерде.Шул рәвешле модерн һәм Иранның традицион кыйммәтләре арасында «күпер» төзелә, дип өстәде.
«Агач кочагында» фильмының Россия премьерасы 6 сентябрьдә булачак. Кинотасманы быелгы кинофестивальнең барлык мәйданчыкларында - «Мир», «Алмаз Синема Родина» кинотеатрларында, шулай ук ачык һавада — Казан Кремленең Гавәми урыннары ишегалдында һәм Кабан күле буенда күрсәтәчәкләр.
«Алтын мөнбәр» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.
«Алтын мөнбәр» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.