9 август - Халыкара төп халыклар көне

2024 елның 9 августы, җомга

9 августта Халыкара төп халыклар көне билгеләп үтелә.

Бу көннең төп максаты - традицион мәдәният чыганакларына игътибар җәлеп итү. Моннан тыш, бу көн халыкларның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт белән карауга юнәлтелгән.

Россия Федерациясе дөньяның иң күп милләтле дәүләтләренең берсе. Безнең илдә гомуми саны 300 меңнән артык булган төп халыкларның 47 аз санлы (50 меңнән кимрәк кеше) яши.

Исегезгә төшерәбез, июнь аенда Татарстан Республикасы II Бөтенроссия балалар Фольклориадасын кабул итте.

Чара Россиянең 80 төбәгеннән балалар фольклор, хореография, халык-җырчылары, уен кораллары ансамбльләрендә тәрбияләнүче 1000нән артык катнашучыны берләштерде. Аның максаты - матди булмаган этномәдәни байлыкны саклап калу, үсеп килүче буында иске традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү, балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерү иде.

Проект "Мәдәният" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International