Россия Федерациясе мәдәният министры О.Б.Любимова Рәшит Ваһапов исемендәге ХХ Халыкара татар җыры фестивалендә катнашучылар һәм кунаклар адресына сәламләү юллады. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Федераль министр Татарстанның мөһим мәдәни проектына югары бәя бирде. “Сезне күптәннән төбәк һәм милли рамкаларны атлап узган һәм хаклы рәвештә федераль һәм халыкара масштабтагы әһәмиятле вакыйга булган гүзәл җыр форумны юбилее белән котлыйм”, - диелә сәламләүдә.
Ольга Любимова фестивальне оештыручыларга - барыннан да элек Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды "Россия халыкларының иң бай мәдәни мирасын популярлаштыруга һәм милләтара диалогны үстерүгә зур өлеш керткән өчен" рәхмәтен белдерде.
Фестивальнең йомгаклау юбилей гала-концерты 16 сентябрьдә Казанда, С.Сәйдәшев ис. ДБКЗда узачак.