8 августта - "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама" фестиваленә багышланган матбугат конференциясе

2024 елның 6 августы, сишәмбе

2024 елның 8 августында 11:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама” фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар:

Натфуллин Дамир Данилович - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары

Сөнгатуллина Зөлфия Хафиз кызы - “Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры

Җиһаншин Рамил Рөстәм улы - "Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы" ТР ДБМУ директоры

Мифтахова Алсу Равил кызы - «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклауның ресурс үзәге» ДБУ директоры

Сибгатуллин Рамил Рәхимулла улы - "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама!" фестиваль режиссеры.

16 августтан 18 августка кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама" фестивале узачак.

Өч көн эчендә сездә «Ага-Базар» ярминкәсенең урта гасырлар атмосферасына чуму мөмкинлеге булачак. Анда Сез халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарыннан кул эшләре сувенирлары һәм эшләнмәләрен сатып ала аласыз, шулай ук төрле мастер-классларда катнаша аласыз.

Фестиваль барган көннәрдә Болгарда VI «Ага Базар» Этнокультур фестивале узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International