Якшәмбе көнне, 4 августта, дөньядан танылган режиссер, педагог, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Александровна китте.
Людмила Александровна үзенең профессиональ эшчәнлеген актриса буларак «Әкият» курчак театрында башлый, ә 1972 елда Мәскәүдәге Югары режиссерлык курсларын тәмамлаганнан соң Людмила Дьяченко, укытучысы Сергей Образцовның васыятьләре турында искә төшереп, яшь тамашачыларга «сөйләүче» курчаклар белән аралашу шатлыгын бүләк итеп кенә калмый, ә үзе театр әкиятенең зур һәм якты дөньясын тудыра.
Аның тарафыннан "Әкият" театрында йөздән артык спектакль куелган, аларның күбесе "Әкият" театрының алтын фондына кергән. Алар арасында - "Машенька и медведь", "Морозко", "Шайтан тегермәне", "Тылсымлы төн әкияте", "Невеста падишаха", "Буратино", "Волшебные сны Апуша" һәм башкалар. Театрда ул рус һәм чит ил классикасы шедеврларының уникаль, искиткеч коллекциясен булдырган.
Гражданнар панихидасы һәм отпевание 6 августта 11.00 сәгатьтә Изге Духа Сошествиясе Чиркәвендә (Туфан Миңнуллин ур., 21) була.
Җирләүләр «Курган» зиратында узачак. Ул Мамадыш тракты, 179.