Алабугада XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе башланды

2024 елның 2 августы, җомга

2 августта Алабугада XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе үзенең якты, киң, бай, кызыклы эшен башлап җибәрде.

Нәкъ төш вакытында мәртәбәле кунаклар Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агеев килгән иде.

Кунакларны тантаналы ачу алдыннан сәүдә рәтләре буйлап Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко йөрде.

Тантаналы ачылыштан соң Спас соборы мәйданында чаң тавышы фестивалендә катнашучыларның концерт программасы башланды. Быел алар Россиянең 43 төбәгеннән 118 кеше килгән. Бу танылган чаң кагучылар, мультиинструменталистлар, гөсләчеләр, халык уен коралларында һәм рухи стильдә композиция башкаручылар.

Бәйрәмне Суздаль, Ярославль, Пермь, Сочи, Казан һәм башка шәһәрләрдән профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышлары да бизәп тора.

Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм Кыңгырау чыңы фестивале 2, 3, 4 августта узачак. Алабугалылар һәм шәһәр кунакларын "Вдохновение" авторлык җыры фестивале дә көтә. Алда "Казарла" дигән шашка буенча Беренче Бөтенроссия хатын-кызлар ярышлары һәм Спас соборы янында Зур чаң-концерт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International