Фестивальнең соңгы уикэнды 2 августтан 4 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә шәһәр халкы һәм кунаклары рәсем ясый, фильмнар карый, китаплар укый, көлә һәм яхшы музыка тыңлый алачак.
Каракүз скверында 2 августта чуклар һәм буяулар белән дус булучыларга ошаячак. Анда 500 мольберт урнаштырылачак. Ярты мең кеше берьюлы үз картиналарын булдыра алачак. Һәм бу бер үк вакытта рәсем ясау буенча "Каракүз" рекорды булачак.
29 июльдә «Каракүз фильм» фестивале ачылды. Кинокүрсәтүләр, кинематографистлар белән очрашулар, мастер-класслар, лекцияләр, квизлар һәм призлар уйнату 3 августка кадәр дәвам итәчәк.
2 һәм 3 августта Әлмәттә юмор фестивале узачак. Беренче көнне клуб резидентлары Яшьләр үзәгендә чыгыш ясаячак. Концертны Никита Никитин, Матвей Ромашкин бирәчәк. Ә хедлайнер Камил Зөлфугаров була.
"Каракүз" кысаларында "Смена" җәйге китап фестивале узачак. 3 һәм 4 августта “Каракүз” скверында китап ярминкәсе, медиа-лаборатория, мәдәни менеджмент мәктәбе, сәнгать резиденцияләре, күргәзмәләр узачак.
Фестивальнең җентекле расписаниесен аның сайтында табарга була: https://s-m-e-n-a.org/lkf2024_almet/
Китап клубы очрашуы аерым булачак. Ул 3 августта 17 сәгатьтә «Алмет» үзәге янындагы скверда узачак.
«Каракүз-2024»нең якты тәмамлануы джаз фестивалендә булачак. Ул 4 августта шәһәр пляжында 15 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр барачак. Тамашачылар өчен артистлар чыгыш ясаячак:
- Светлана Малютова һәм Олег Якимочев идарәсендәге AJC-band джаз-ансамбле;
- пианист, композитор, аранжировщик һәм дирижёр, Россиянең халык артисты Сергей Жилин һәм аның «Фонограф-Джаз-Бэнд»;
- 2022 елда Riga Jazz Vocal конкурсында 4 урын алган төрек җырчысы Эйлюль Эргюль;
- композитор, пианист, продюсер, РФ халык артисты Дмитрий Маликов, Worl Music Awards халыкара премиясе белән бүләкләнгән;
- МОТ - популяр җырлар авторы, музыкаль премияләре иясе.
Шулай ук соңгы уикенд дәвамында "Каракүз эзләре буенча" VR-квестын узарга мөмкин.
«Каракүз» фестивале «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.