5 августта Татарстан Республикасы Милли музеенда Казан суүткәргеченең 150 еллыгына багышланган чара узачак һәм күргәзмә ачылачак.
«Казан суы юллары» күргәзмәсе шәһәрне су белән тәэмин итү тарихына бәйле документлар, фотосурәтләр һәм предметлар тәкъдим итәчәк. Экспонатлар арасында: картограф Линдквистның 1853 елгы Казанда суүткәргеч төзү планы, трамвай һәм суүткәргеч идарәсенең 1925 елгы байрагы һәм башкалар. Үзәк экспонат — Шотландия заводының фирма тамгасы салынган шамот балчыктан ясалган борынгы суүткәргеч торба фрагменты – беренче Пановка-Казан суүткәргеченең бер өлеше.
20 километр озынлыктагы суүткәргеч тимер юл һәм нефть магнаты Петр Губонин проекты буенча төзелгән. Суүткәргеч шәһәрне Казансу елгасының сул кушылдыгы Киндеркә үзәненнән чиста чишмә суы белән тәэмин иткән. Суүткәргеч төзелеше Казан өчен чын алгарыш була. Ул барлыкка килгәнче, шәһәр халкы Казансу елгасы һәм Кабан күленнән су кулланган һәм сыйфатсыз су аркасында төрле авырулардан интеккән.
Казан Су каналы белән берлектә үткәрелгән чарада Петр Губонинның оныгы, җәмәгать эшлеклесе һәм мәдәният волонтеры Сергей Наджаров, Биектау районында суүткәргеч калдыкларын тапкан төбәкне өйрәнүче Леонид Абрамов, Казан муниципаль хезмәтләре вәкилләре һәм шәһәр гидлары катнашачак.
Чара 16.30 да башлана. «Казан суы юллары» күргәзмәсен 9 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музееның конференц-залында керү билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга була.
Куратор: Нияз Хәкимов – күргәзмә кураторы выставки, фәнни-экспозиция бүлегенең кече фәнни хезмәткәре
Күргәзмәне үткәрү даталары: 2024 елның 05 августан – 09 сентябрьгә кадәр
Урын: ТР Милли музее, Казан шәһәре, Кремль, 2, 2 кат, конференц-зал
__________________
Татарстан Республикасы Милли музее – фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-мәгариф учреждениесе, Татарстанның әйдәп баручы музей үзәге һәм Россиянең иң эре төбәк музейларының берсе. 1894 елда Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музее буларак нигезләнә. 1895 елның 5 апрелендә тантаналы рәвештә ачыла.
Татарстанда таш гасырдан бүгенге көнгә кадәр төбәкнең бөтен тарихы тәкъдим ителгән бердәнбер музей. ТР Милли музееның Музей җыентыгында 947 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Музей составына 14 музей-филиал керә.