Бүген Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасында мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә проектларга ярдәм итүгә 2025 елның беренче грант конкурсының заявка кампаниясе башлануга багышланган семинар уза.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Чара спикерлары булып «Таткультресурсцентр» ДБУ хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының халык сәнгать һөнәрләре осталары, муниципаль мәдәни учреждениеләр вәкилләре чыгыш ясый. Түбән Новгород өлкәсеннән белгечләр дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Исегезгә төшерәбез, гариза бирү кампаниясе 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Төгәлрәк сайтта: https://фондкультурныхинициатив.рф/