2024 елның 2 августында «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында уртак тормышның 30 еллыгын билгеләп үтүче гаиләләрне бүләкләү узачак. Вакыйга Казанның ЗАГС идарәсе белән берлектә үткәрелә һәм музей-тыюлыкның 30 еллык юбилеена багышланган.
Чара вакытында 1994 елда төзелгән җиде гаилә бүләкләнәчәк. Аларга Казан Кремленнән һәм тантананың партнерларыннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бәйрәм кичәсен «MINGAZOV» татар кавер-төркеменең Россиядәге беренче чыгышы тәмамлый. Бу татар мәдәниятенең музыкаль мирасын торгызу һәм саклауга юнәлдерелгән уникаль музыкаль проект. Коллектив репертуары төрле буынарны берләштерә.
Кайчан: 2024 елның 2 августы 16:00 сәгатьтә
Кайда: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Пушечный двор территориясендә
Чара Гаилә елы кысаларында уздырыла һәм «Мәдәният» һәм «Демография» милли проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.