Заманча сәнгать галереясендә «Каралы-аклы Казан» күргәзмәсе ачылачак

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

8 августта 16:00 сәгатьтә ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясендә Алексей Серповның (Ураковның) «Каралы-аклы Казан» күргәзмәсе ачылачак. Тантанага керү 16:00 дән 17:00 гә кадәр ирекле.

Алексей 1974 елда Казанда туган, белеме буенча архитектор булып тора. 2016 елдан "Чабаксар фотоклубы" әгъзасы булып тора. Берничә күргәзмәдә катнашучы, 2021 елдан Россиянең фоторәссамнар берлегендә тора. Россия Мәдәният министрлыгының мәшһүр мәдәният эшлеклеләре өчен 2022 елда стипендиаты.

Автор фотосурәтләрендә шәһәребезнең төрле урыннары сурәтләнгән - алар арасында елга порты, Куйбышев сусаклагычы, Театраль ур., Тинчурин ис. Парк, Камал театрының мәйданы, Япеев урамы, Меңьеллык мәйданы, Юдино поселогы һәм шәһәрнең күп кенә башка почмаклары. Экспозициядә барлыгы 60 тан артык фотография тәкъдим ителәчәк.

Алексей үзе әйтмешли: «Бу фотокүргәзмә - мин туган шәһәремә багышлаган иҗади проект».

Күргәзмә 2024 елның 8 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International