«Алтын мөнбәр» XX Халыкара кинофестиваленең хедлайнерлары - төрек кинематографистлары

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Фестивальнең быелгы жюри рәисе – «Воскресший Эртугрул» сериалы режиссеры Метин Гюнай.

«Алтын мөнбәр» XX Халыкара кинофестивалендә бик күп кунаклар көтелә. Швейцария, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Мисыр, Грузия, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән режиссерлар һәм актерлар килер дип планлаштырыла. Вакыйгаларның хедлайнерлары – Төркия кинематографы вәкилләре – Россиядә популяр булган «Великолепный век» һәм «Воскресший Эртугрул» сериаллары актерлары.

Шулай ук «Воскресший Эртугрул» сериалы режиссеры Метин Гюнайның килүе көтелә. Ул «Алтын мөнбәр» кинофестивале жюриен җитәкләячәк.

«Төркия кино индустриясенең чәчәк аткан чоры: ул безнең ил тамашачыларының гына түгел, бөтен дөнья тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Кунаклар өчен актерлар, режиссерлар белән берничә иҗади очрашу оештырып, аралаша, төрле сораулар бирә алырбыз дип өметләнәбез», — дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Ул фестивальдә Татарстан белән Төркия арасындагы дуслык ныгыр, ә хезмәттәшлек уртак кинопроектларга әверелер, дип ышаныч белдерде.

Кино фанатлары барлык конкурс күрсәтүләрен карап, үз фикерләрен калдыра алсын өчен фестивальнең оештыру комитеты төп программадагы фильмнарны шимбә һәм якшәмбегә (7 һәм 8 сентябрьгә) күчергән. Күрсәтүләр «Мир» һәм «Алмаз Синема Родина» кинотеатрларында узачак. Сеанслар расписаниесе соңрак билгеле булачак.

«Алтын мөнбәр» XX Халыкара кинофестивале бер мөһим үзгәреш кичерде — быелдан кинофорум программасындагы барлык күрсәтүләр түләүле булачак.

Оештыручылар фикеренчә, билетлар сату – мәҗбүри чара. Бу фильмнарга ихтыяҗны алдан белергә мөмкинлек тудырачак. Алдагы елларда кайбер сеансларга керергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, өстәмә залларга ихтыяҗ туды. Шул сәбәпле, быел билетларны алдан алырга мөмкин булачак. Конкрет сеансларга билетлар сатылып бетсә, фестивальнең дирекциясе өстәмә зал ачачак.

Фестивальнең оештыру комитеты карары буенча билет бәясе 200 сумнан артмаячак.

«Алтын мөнбәр» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын мөнбәр» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International