Әдәби резиденция - язучылар "тынычлык, хезмәт һәм илһам" артыннан килгән урын. Биредә алар 20 көн дәвамында идеаль шартларда эшлиләр. Шулай ук, укучылар һәм төбәк әдәбиятчылары белән очрашалар, иҗади очрашулар үткәрәләр, яңа төбәк белән танышалар.
Монда танылган язучыларның, мөхәррирләрнең һәм нәширләрнең һөнәри ярдәмен һәм консультацияләрен алырга мөмкин.
Россия язучылары һәм нәширләре берлекләре ассоциациясе "Бослен" нәшрияты белән берлектә, 3-23 сентябрьдә Самарада ("Минем Глинка" кунакханәсе) узачак Әдәби резиденциядә катнашуга гаризалар кабул итә.
Конкурсның тулы шартларын белергә һәм заявканы Ассоциация сайтында бирергә мөмкин: https://aspi-russia.ru/contests/literaturnye-rezidenczii-samara2/