26 июльдән 28 июльгә кадәр Зөядә XVI-XXI гасырлардагы рус мәдәниятенә багышланган «Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама» уникаль фестивале узды. Фестиваль барган көннәрдә Зөядә 40000нән артык кеше булды.
Фестиваль кунаклары рус мәдәниятенең төрле аспектлары: рухи һәм фольклор музыкасы, рәсем сәнгате, архитектура һәм кәсепләр белән таныша алды. Фестивальнең өч көненең һәркайсы аерым бер дәвергә багышланды. Бу анда катнашучыларга һәм тамашачыларга шул чор атмосферасына тирәнрәк чумарга мөмкинлек бирде.
Фестиваль ачылышының махсус кунагы ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев булды. Раштуа мәйданының музыкаль сәхнәсендә фольклор коллективлар чыгыш ясады, алар рус музыкаль культурасын традицион һәм заманча манерада тәкъдим иттеләр.
Зөя храмнарында Россиянең төрле төбәкләреннән 12 хор, шулай ук - Белградтан "Моисей Петрович" серб византия хоры чыгыш ясады.
Балалар өчен мастер-класслар һәм халык уеннары белән зур программа әзерләнгән иде. Шулай ук лапта, горелка, шәһәрчекләр, җитезлек һәм әйлән-бәйлән уеннар да үткәрелде.