Борынгы кулъязмаларны һәм Казан басмаларын Казан Кремле Ислам мәдәнияте музееның яңа күргәзмәсендә күрсәтәләр

2024 елның 26 июле, җомга

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгында «Татар китап культурасы» күргәзмәсе Ислам мәдәнияте музеенда ачылды. Проект татар китап мәдәниятен чагылдыручы иң кызыклы коллекцияләр предметлары белән таныштыра һәм фонд комплектлауның өч дистә еллыгына нәтиҗә ясый.

Сирәк басмалар һәм коллекция тарихы белән 4 октябрьгә кадәр танышырга мөмкин.

Эш режимы: дүшәмбе-якшәмбе - 9:00-19:30.

Җомга көнне 11:30дан 13:15 кә кадәр тәнәфес.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International