«Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестиваленең Региональ кино базары Казан дәүләт мәдәният институтында узачак

2024 елның 23 июле, сишәмбе

«Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале эшлекле мәйданчыгының төп чараларының берсе булган Региональ кино базары 7 сентябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында узачак.

Быелгы Региональ кино базары Казан кинофестивале кысаларында дүртенче тапкыр үткәреләчәк. Дебют чарасында Россия төбәкләреннән 30дан артык компания тәкъдим ителгән иде. 2022 елда кино базары БДБ, Иран, Төркия һәм Мисыр илләреннән киноиндустрия һәм дистрибьютор компанияләре вәкилләрен чакыру исәбенә киңәйде. 

Кино базары – кино өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен уңышлы мәйданчык. Проектның бурычлары: киноиндустриянең төп «уенчылары» арасында хезмәттәшлек урнаштыру, Россиядә һәм БДБ илләрендә төбәк киносын популярлаштыру өчен Халыкара кино оешмаларын РФ базарына интеграцияләү һәм фильмнар каталогын булдыру.

Региональ кино базарында Россия Федерациясе кино җитештерүчеләре, чит ил киностудияләре, дистрибьюторлар, муниципаль кинотеатрлар, шәхси кинотеатрлар, онлайн кинотеатрлар һәм телеканаллар челтәре вәкилләре, продюсерлык компанияләре, бәйсез продюсерлар, режиссерлар, сценаристлар катнаша ала. Проектта катнашу бушлай. Кино базарын Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм «Кинофест» ҖЧҖ компаниясе оештыра, рәсми партнерлар - Казан дәүләт мәдәният институты, Fotozoom һәм МТД Медиа.

Теркәлү өчен мәгълүматны (компаниянең исеме, катнашучыларның исем-фамилиясе, контактлар, презентация материаллары, компания турында кыскача мәгълүмат) business@kazan-mfmk.com почта адресына җибәрергә кирәк. Хатны «Кино базары» дип тамгалау мөһим.

Региональ кино базарының Регламенты белән монда танышырга мөмкин: https://kazan-mfmk.com/news/news/reglament-regionalnogo-kinorynka-xx-kazanskogo-mezhdunarodnogo-kinofestivalya-altyn-minbar/

Исегезгә төшерәбез, «Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале Татарстан башкаласында 6-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак. Казан кинофестивале «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» шигаре астында 2005 елдан башлап үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International