Тинчурин театры Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясен шефлыкка алды.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.
12 һәм 13 ноябрь А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки...» проектындагы чираттагы спектакльне тәкъдим итә. Ул татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле, татар профессиональ музыкасына нигез салучы талантлы композитор Салих Сәйдәшевка багышланган.
2025 елның 9 гыйнварында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Бу спектакль - 17 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы. Премьера М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак.