Россиядә 2024 елның июленнән сентябренә кадәр «Кустарщина» үзешчән декоратив-гамәли һәм инженер-техник иҗат осталарының Бөтенроссия конкурсы узачак. Ул "Традиция саклаучылары" сәнгать һәм матди булмаган этномәдәни байлыкны үстерү фонды тарафыннан уздырыла.
Проектның төп максаты - декоратив-гамәли һәм техник иҗат традицияләрен саклау һәм үстерү; кул эше кыйммәтләрен торгызу; инженер зирәклеген үстерү, традицион һәм заманча халык иҗатын пропагандалау, үсеп килүче буынны үз чыганакларына җәлеп итү, инженер иҗатын стимуллаштыру.
Катнашучыларның яшь төркемнәре:
- 7-14 яшь (кече яшь төркеме);
- 15-18 яшь (уртача яшь төркеме);
- 9-25 яшь (яшьләр төркеме);
- 26 яшь һәм аннан өлкәнрәк (өлкән төркем).
Конкурста катнашу өчен һәр катнашучы «Традиция сагында» Фонды (e-mail: fondht@mail.ru) адресына 2024 елның 17 сентябренә кадәр тутырылган анкетаны (анкета формасы кушымтада бирелә) һәм предметларның фотоларын (декоратив гамәли һәм техник иҗат, кустар җитештерү) ачык кулланылыштагы болыт саклагычында урнаштырылган предмет сурәтләвенә сылтама белән тәкъдим итәргә тиеш.
Сылтама гаризаның үзендә күрсәтелә. JPEG, JPG форматында фото яхшы сыйфатлы, 5 МБ дан артмый торган булырга тиеш.