Казан кинофестиваленең «Россия – Ислам дөньясы» программасына 10 илдән фильмнар керде

2024 елның 12 июле, җомга

«Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале кысаларында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең конкурстан тыш программасы 10 илдән 10 фильм тәкъдим итәчәк.

Быел конкурстан тыш бүлек Үзбәкстан, Марокко, Иран, Бангладеш, Россия, Әзербәйҗан, Төркия, Кыргызстан, Казахстан, Бахрейн режиссерларының эшләрен берләштерә.

«Программа «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменә кергән илләрнең кинематографиясенә нигезләнеп төзелә. Элекке еллардагы кебек үк, әлеге бүлеккә 10 фильм кертелгән. Россия программада «Барысы да берьюлы» төбәк кинолентасы белән тәкъдим ителә, ул Дагестанда җирле кинематографистлар тарафыннан төшерелгән. Күп еллар инде Бахрейннан картиналар күренми иде. Яңа шорт-листка нәкъ менә шушы утрау дәүләтенең «Алсу су» кинотасмасы кертелгән. Быелгы «Россия – Ислам дөньясы» программасында копродукция проектлары юк, әмма күпчелек кино җитештерүче илләр үз дәүләтләренең территориаль чикләреннән чыккан. Мәсәлән, роуд-муди жанрындагы «Оҗмах аналарның аяк астында» драма фильмының сюжет линиясе Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны һәм Казахстанны үз эченә ала. Шулай ук «Олиара» Казахстан картинасын ВГИКны тәмамлаган венгр режиссеры Тамаш Тот төшергән. Шунысы игътибарга лаек, милли кино елдан-ел чикләрен киңәйтергә тырыша. Ислам дөньясы үзенең киң таралуын күрсәтә, бу үзенчә кызыклы һәм төрле мәдәниятләрнең йогынтысы, үзара бәйләнеш тенденцияләренең күрсәткече булып тора», - дип сөйләде сайлап алу комиссиясе рәисе, тарих фәннәре кандидаты, сәнгать белгече, Яңа мәдәният институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең мәдәниятара диалог практикаларын һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторы Нина Кочеляева.

Н.Кочеляева сүзләренчә, төп конкурста кебек үк, тәкъдим ителгән эшләрдә игътибар кеше мөнәсәбәтләренә, менталитетка, гаилә кыйммәтләренә, традицияләргә һәм этика мәсьәләләренә юнәлтелгән: «Программа «әхлакый борчылу киносы» идеясенә юнәлтелгән. Һәрбер кинотасма нигезендә геройларның вакыйгаларга битараф булмаулары, әхлакый сорауларга уйланулары ята. Алар стандарт булмаган ситуацияләрдә чакта әхлакый дилемма беренче планга чыга, фильмнарның үзәк темаларына әверелә».

«Алтын Мөнбәр» Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.

«Россия – Ислам дөньясы» программасы белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://kazan-mfmk.com/tat/news/news/rossiya-islam-d-nyasy-programmasy/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International