15 июльдән 25 июльгә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Озын-озак балачак» темасына заманча сәнгать буенча ХIХ Халыкара арт-симпозиум уздырачак. Вакыйга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узачак.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Симпозиум тематикасы Россиянең төрле төбәкләрендә һәм башка илләрдә яшәүче рәссамнар иҗаты призмасы аша дөньяның төрле халыкларының милли традицияләрен нәфис интерпретацияләүне үз эченә ала. Эшләр рәсем сәнгате, графика һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең традицион һәм авторлык техникаларында башкарылачак.
2024 ел проектында Россиядән 37 рәссам (шул исәптән яңа төбәкләр), Беларусь, Кытай һәм Төркиядән катнашачак.
Симпозиум программасында катнашучыларны Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдиновтан һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Азамат Гыйләҗетдиновтан кайнар эмаль техникасы буенча мастер-класслар, шулай ук «Традицион төрек эбру кәгазендә ксилография» мастер-классы, алып баручы - Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты профессоры Әхмәт Хикмәт Барутчугиль (Төркия) көтәләр.
Моннан тыш, сәнгать белгече Исмаил Эрдоган (Төркия) чыгышы белән "Сәнгать - ул үсмәгән балачак" темасына түгәрәк өстәл узачак.
Проектның нәтиҗәсе - Россия Федерациясе Музей фондын тулыландыру өчен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларына мәҗбүри рәвештә тапшыру белән билгеләнгән тематикага уникаль әсәрләр булдыру. «Озын-озак балачак» темасына ХIX Халыкара сәнгать симпозиумында катнашучыларның эш күргәзмәсен тантаналы ачу 24 июльдә булачак.