"Уйнагыз, гармуннар!" XXXIX Республика халык иҗаты фестиваль-бәйрәмендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

30 августта Татарстан Республикасы бәйрәм итү көнендә «Уйнагыз, гармуннар!» XXXIX Республика халык иҗаты фестиваль-бәйрәме узачак.

Фестиваль-бәйрәм программасында:

Г.Камал исемендәге театр каршында фестиваль-бәйрәмнең рәсми ачылышы;

«Гармунчылар парады» - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең гармонистлар һәм үзешчән фольклор коллективларының интерактив тукталышлар белән бәйрәм йөреше (Тукай скверы - җир асты кичүе - Бауман урамындагы «Родина» кинотеатры - ТР Фәннәр академиясе - 1 Май мәйданы - Казан Кремле);

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гармонистлары һәм иҗат коллективлары катнашында Казан Кремле диварларында йомгаклау концерты булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International