Бүген В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры үзенең 233 нче театр сезонын яба. Александр Пушкинның 225 еллыгы елында качаловлылар театраль елны үзләренең легендар "Пиковая дама" спектакле белән тәмамлыйлар.
Казан сәхнәсендә сезон бүген ябыла, ләкин качаловлыларга "Вахтангов" фестиваленә Владикавказга тагын кызыклы сәфәр булачак. Анда Евгений Вахтангов исемендәге академия театры оештырган фестивальдә 15 июльдә качаловлылар Бомаршеның үлемсез комедиясен «Акылсыз көн, яки Женитьба Фигаро» уйнаячак. Ул В. В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетин дәүләт академия театры сәхнәсендә булачак.
Август ахырында гадәттәгечә труппа җыю булачак, ә 3 сентябрьдә "Гамлет" премьера спектакле 234 нче театр сезонын ачачак.