2024 елның 25 июлендә Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларга ярдәм итү өчен 2025 елның беренче грант конкурсының заявка кампаниясе башлана.
Гаризалар кабул итү 2024 елның 10 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста катнашучылар:
- Дәүләт учреждениеләреннән, дәүләт корпорацияләреннән, дәүләт компанияләреннән һәм сәяси партияләрдән тыш, коммерциягә карамаган оешмалар
- Коммерция оешмалары
- Шәхси эшмәкәрләр
- Муниципаль казна учреждениеләреннән тыш, муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр
Конкурста катнашучыларга карата таләпләрнең тулы исемлеге конкурс турында нигезләмәдә китерелгән.
Конкурста катнашу өчен проектлар типлары:
- Мәдәният һәм академик (классик) сәнгать өлкәсендәге проектлар
- Тармакара, челтәр мәдәни һәм кроссмәдәни проектлар
- Фестивальләр, премияләр, мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрия өлкәсендәге форумнар уздыруны күздә тоткан проектлар
- Мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрия өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү проектлары
- Мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендәге старттаплар
- Заманча популяр мәдәният өлкәсендәге проектлар
- Мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр (цифрлы технологияләрне дә кертеп) өлкәсендә белем бирү һәм остазлык проектлары
- Креатив индустрия проектлары