«823 нче километр» фильмын Калининградта Татарстан киносы көне кысаларында күрсәттеләр

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

7 июльдә Калининград өлкә тарих-сәнгать музееның уңайлы кинозалында Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскәров режиссерларының «823 нче километр» тулы метражлы сәнгать фильмын күрсәтү булды.

Татарстан киносы көне кысаларында буыннар бәйләнеше турындагы милли фәлсәфи картинаны кинолентаның продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте.

2023 елда Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскәров картинасы «Тоджи Сомон» Беренче Душанбин халыкара кинофестивале дипломына лаек була, ә XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Тамашачылар мәхәббәте призлары» ала.

ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ай саен Россия төбәкләрендә Татарстан киносы көннәрен үткәрә. 14 июльдә бу чара Ростов өлкәсендә планлаштырылган. Ростов-на-Донуда яшәүчеләр соңгы еллардагы иң яхшы өч республика фильмын күрә алачак: https://tatarkino.ru/news/den-tatarstanskogo-kino-sostoitsya-v-rostovskoy-oblasti/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International