Мәскәүдә «Коломенское» музей-тыюлыгында татар халык бәйрәме Сабантуй узды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рәис, ТР парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән башкала кунакларын һәм мәскәүлеләрне бәйрәм белән котлады.
Иртәдән үк мәйданда татар һәм башкорт җырлары яңгырады, милли фольклор коллективлары чыгыш ясады, аутентик стильле ишегаллары тәкъдим ителде, халык уеннары, милли кәсепләр эшләнмәләре ярминкәләре оештырылды һәм милли көрәш күрсәтелде.
"Сабантуй" халык бәйрәме күптән инде Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Владивосток, Красноярск, Әстерхан, Саратов, Новосибирск, Калининград һәм Горно-Алтайскта "прописка" алды. Аның традицияләре дөньяның татар һәм башкорт диаспорасы яшәгән күп кенә почмакларында торгызыла.