Күзләре күрми торган чистайлыларның Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ишләре белән интернет ярдәмендә аралашуы традициягә әйләнде инде. Соңгы елларда шушындый скайп-күперләр Чистай белән Чувашстан, Краснодар өлкәсе, Казахстан, Белоруссия, Израиль арасында «сузылды». Бу юлы Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенең Чистай филиалы укучылары Таллинда яшәүче сукыр массажчы Валентина Басанец белән очраштылар.
Валентина Басанец 40 яшендә сукырая. Күзләре күргәндә ул бухгалтер булып эшли. Караңгылык дөньясына чумгач та яшәү көчен югалтмый ул, тырышлыгы белән иң яхшы массажчы булып танылуга ирешә.
Авыруларына карамастан, яшәүдән күңелләрен сүрелдермичә, тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр белән мондый очрашу-аралашулар күзләре күрмәүчеләр өчен гаять гыйбрәтле үрнәк булып тора.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте