3 июльдә 18:00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта «Древо жизни» мәгърифәтчелек проектының беренче чарасы узачак.
2024 елда проект Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында узачак. Бу җәйдә ике чара - «Татарстан халыкларының җиде туй» һәм «Балачак бәйрәмнәре» планлаштырыла.
Чарада бәйрәм кунаклары татарларның, русларның, чуашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның һәм башкортларның традицион туе фрагментлары белән таныша алачак.
7 милли хуҗалыкта Татарстан районнарыннан фольклор коллективлар үз халкының туе белән бәйле интерактив программалар тәкъдим итәчәк.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» һәм «Демография» милли проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.