25 июньдә Казанда «Шомбай-fest» V Халыкара курчак театрлары фестивале старт ала

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Иртәгә Казанда «Шомбай-fest» V Халыкара курчак театрлары фестивале башлана.

Фестивальне ачу 15:00 сәгатьтә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры фойесында була.

Фестивальдә катнашучылар арасында - Белоруссия, Әзәрбәйҗан һәм Россия театрлары. Быел казанлылар 14 якты театр эшен күрә алачак, алар арасында традицион спектакльләр дә, яңа формалар һәм төрле техник куелышлар да бар.

Фестиваль кысаларында 1 июльдә “Әкият” курчак театрының 90 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узачак.

Фестиваль 2013 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры инициативасы белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International