Кремль диварлары янындагы Костюмировкалы йөреш һәм гала-концерт: Казанда икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасы ачылды

2024 елның 21 июне, җомга

Бүген Казанда икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасы - балалар халык иҗаты масштаблы фестивале рәсми рәвештә ачылды. Анда Россиянең 80 төбәгеннән меңләгән бала катнаша - Магадан алып Калининградка кадәр. Катнашучылар арасында - традицияләрнең яшь саклаучылары, балалар фольклор, хореография, халык-җырчы һәм инструменталь ансамбльләр артистлары.

Бөтенроссия балалар Фольклориадасы - уникаль иҗади проект, “Мәдәният” милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фольклориаданы ачып, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова балалар - иҗат коллективларында катнашучылар - безнең традицияләрнең дәвамчылары, дип билгеләп үтте. «Сез монда бергәләп, традицион мәдәниятебезнең киләчәге бар, дигән фикергә килдегез», - дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, беренче Бөтенроссия балалар Фольклориадасы 2022 елда Чабаксарда узды. Фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Россия Мәдәният министрлыгының Сәнгатькә һәм халык иҗатына дәүләт ярдәме департаментының музыкаль искусстав һәм халык иҗаты бүлеге башлыгы Людмила Сироткина үзенең беренче фестивале турындагы истәлекләре белән уртаклашты: «Балаларның традицион мәдәнияткә җәлеп ителүен күргәч, әлеге проектның бер тапкыр гына уза алмавын аңладык». Светлана Каликова ассызыклаганча, Фольклориада Гаилә елы кысаларында уза һәм балачакның 10 еллыгына багышланган.

Кунакларны һәм Фольклориадада катнашучыларны шулай ук Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев, Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгений Сидорова сәламләде.

Фольклориада костюмлы йөрештән башланды - халык костюмнарында меңнән артык бала Казан Кремле, Кремль яр буе территориясе буйлап узды һәм Игенчеләр сарае янындагы мәйданга төште, анда икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасын ачу тантанасы узды. Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән Фольклоридада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. "Бу мөһим вакыйга. Безнең уникаль тарихи, мәдәни һәм рухи мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәт дәүләт өстенлекләренең берсе булып тора", - дип ассызыклады үзенең сәламләвендә ил президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин, балаларга мөрәҗәгать итеп, хәзер Казанда БРИКС илләренең зур чаралары узуын искәртте, шуңа да карамастан, нәкъ менә Фольклориадада катнашучы балалар - барлык бу чараларның бизәге булып тора.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, шуңа күрә әлеге вакыйга республика башкаласында узуы очраклы түгел. «Бездә традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, рухи мәдәниятне үстерү һәм Татарстанда яшәүче барлык халыкларның туган телен өйрәнү өчен тигез мөмкинлекләр тудырылган. Һәм без моның белән горурланабыз, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Күптөрле культуралар - зур иҗади потенциалга ия, аны сакларга кирәк булган уникаль байлык. Бөтенроссия балалар Фольклориадасы нәкъ менә шуңа хезмәт итә дә инде - үсеп килүче буынны безнең сәнгать традицияләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү, чын шәхес тәрбияләү теләгендә берләштерә".

Фәрит Мөхәммәтшин Фольклориаданың рухи һәм әхлакый юнәлешләрне саклап калуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Кунакларны шулай ук Фольклориаданы оештыручыларның берсе - Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Россия комитеты рәисе Тамара Пуртова сәламләде. «Фольклориада - Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елының төп мәдәни вакыйгаларының берсе. Һәм бу вакыйганың Татарстанда узуы символик мәгънәгә ия, анда һәрвакыт халык һәм гаилә традицияләрен хөрмәтләделәр, республикада яшәүче барлык халыклар мәдәниятен сакладылар һәм үстерделәр», - диде ул.

Фестивальнең беренче көне гала-концерт белән тәмамланды, анда Осетия, Кырым, Мәскәү өлкәсе, Тверь, Удмуртия, Татарстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Россиянең башка төбәкләреннән балалар фольклор коллективлары чыгыш ясады.

Иртәгә Фестиваль үз эшен Иннополиста дәвам итәчәк. Биредә көн дәвамында иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл, төрле мастер-класслар һәм гала-концерт узачак. Биредә фестивальдә катнашучылар "Журавли" хәтер һәм кайгы көненә акция өчен мең кәгазь журавлик әзерләячәк. Фольклориадада катнашучылар шулай ук Татарстанның Яшел Үзән, Апас, Лаеш һәм Биектау районнарында да концертлар белән чыгыш ясаячак.

Фольклориада кысаларында флэшмоб - "Халыклар дуслыгы" гомуми хороводы узачак, махсус аның өчен фестивальдә катнашучылар татар халык биюе элементларын, шулай ук төбәк уеннарын һәм биюләрен күрсәтеп, көндәлек "вечёркалар" ны өйрәнделәр. Фестивальнең йомгаклау көнендә Фольклоридада катнашучылар шәһәр Сабантуенда катнашачак.

Бөтенроссия балалар Фольклориадасы - "Халык иҗаты - балаларга" проекты кысаларында Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган уникаль иҗади проект. Фестиваль үз краеның фольклор традицияләрен үзләштерүче яшь җырчыларны үз программаларында төбәк, җирле репертуар, аның иҗади эшкәртү үрнәкләрен тәкъдим итә.

Быел фестиваль кысаларында 128 ансамбль һәм 35 солисттан 163 видеопрограмма кабул ителде. Фольклориадада катнашу өчен алдан сайлап алу нәтиҗәсендә 71 балалар-яшүсмерләр коллективы (фольклор, хореографик, инструменталь), 4 дуэт һәм 10-18 яшьлек 13 җырчы чакырылган.

Фольклориаданың төп бурычлары - матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау, үсеп килүче буында иске традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү, балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерү.

Фольклориаданы оештыручылар - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, В.Д. Поленов исемендәге Россия Халык иҗаты йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ, шулай ук «Разноцветье» иҗат инициативасын үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International