Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Тау битендә Сабантуй» спектакле премьерасы була

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

11-12 нче июльдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Илфак Хафизов һәм Ренат Абянов пьесасы буенча куелган «Тау битендә Сабантуй» спектакле премьерасы була. Кариев театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов әлеге музыкаль комедияне 60 яшьлек юбилее уңаеннан чыгара.

Сабан туеның төп символы – баш батырга бирелә торган тәкә мәйдан уртасында онытылып калган. Баш батыр Дамирның да хәлләре шәптән түгел: ул хайваннар корган тозакка төшкән. «Тау битендә Сабантуй»да менә шундый гаҗәп тә, хикмәтле дә хәлләр булып ята. Күпчелек әсәрләрдәге кебек, коткарса, мәхәббәт кенә коткара ала. Әмма Дамирның сөйгәне Ләйсән ярдәмгә килергә ашкынып тормый. Һәм егет моңа үзе гаепле бугай...

Кешеләр аңламаганны табигать кайвакыт үз теле белән әйтеп бирә. Бу хикәяттә барысы да уен, ләкин барысы да чын.

Кариев театры сәхнәсендә – зур Сабан туе: 43 артист, спектакль өчен махсус оешкан фольклор ансамбле, онытылып барган халык җырлары һәм башка күчтәнәчләр. Сабантуйга бүгенге күзлектән карап, аның асылына кайтырга чакырабыз. Яшь чикләве: 6+

Спектакльнең иҗат төркеме:

Пьеса авторлары – Татарстанның атказанган артисты Илфак ХАФИЗОВ, Ренат АБЯНОВ

Рәссам – Юлия КОРАБЛЕВА

Ут буенча рәссам – Ания ШЕПЕЛЮК

Композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эльмира ГАЛИМОВА

Музыкаль төркем җитәкчесе – Ильяс ШӘРИПОВ

Пластика буенча режиссер – Татарстанның атказанган артисты Артур ШӘЙДУЛЛИН

Видеограф – Максим КУНИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International