В.И. Качалов исемендәге Рус Зур драма театры Уфада зур гастрольләр ачты

2024 елның 14 июне, җомга

Кичә В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия Рус Зур драма театры «Акылсыз көн, яки Женитьба Фигаро» спектакленең искиткеч уңышы белән Уфада зур гастрольләр ачты.

Спектакль башланыр алдыннан качаловлыларга һәм тамашачыларга Башкортостан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Рәшит улы Гайсин мөрәҗәгать итте, ә җавап сүзе белән Качалов исемендәге театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский чыгыш ясады: Уфа белән узган очрашуны искә төшереп, кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Спектакльдә 10 ел элек, Уфа тамашачысы белән беренче тапкыр танышу вакытындагы кебек үк, зал тулы иде. Көчле алкышлар һәм "Браво!" кычкырулары хәтта кулис ябылганнан соң да яңгырады.

Моннан тыш, качаловлылар Башкортстан Республикасының Рус драма театры фойесында гастрольләр кысаларында үз театры, спектакльләре турында күргәзмә әзерләде.

Алда тагын 9 спектакль, качаловлылар алар белән шаккаткыч хис-кичерешләр бүләк итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International