19 июньнән 23 июньгә кадәр Казанда Икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасы узачак.
Татарстан Республикасы башкаласына Россиянең барлык төбәкләреннән 1000нән артык яшь сакчы киләчәк. Проектта Россия Федерациясе төбәкләреннән иң яхшы балалар һәм яшүсмерләр фольклор иҗат коллективлары катнашачак. Катнашучыларның яше 10 яшьтән 18 яшькә кадәр.
Масштаблы иҗади акция халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга һәм Россия Федерациясенең этник бергәлеген популярлаштыруга, үсеп килүче буынны әхлакый-эстетик тәрбияләү, илдәге балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.
Бөтенроссия балалар Фольклориадасы - уникаль иҗади проект, “Халык иҗаты - балаларга” проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла