Мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Малайзиядә.
Бүген Ирада Әюпова Малайзия туризм, сәнгать һәм мәдәният министры урынбасары Кхайрул Фирдәвес Акбар Кхан белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россиянең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Наил Латыйпов катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Малайзиянең мәдәни хезмәттәшлеге, шул исәптән театр коллективлары гастрольләре, китапханәләрнең хезмәттәшлеге, халыкара туризм үсеше, копродукция, ЮНЕСКО объектлары белән идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау - киләчәк үсешенең уңышлы мизгелләренең берсе. Бу җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләренең дәвамчанлыгын тәэмин итә, - дип билгеләде Ирада Әюпова.
Искәртәбез, 8 июньнән 15 июньгә кадәр Малайзиядә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре узачак.