Каләм ияләре арасында 2025 нче елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан пьесалар бәйгесе уза

2024 елның 7 июне, җомга

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән партнерлыкта каләм ияләре арасында 2025 нче елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан пьесалар бәйгесе уздыра.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, конкурс нәтиҗәсе буенча призлы урыннар билгеләнми, һәм шулай ук тәхәллүс белән тәкъдим ителгән әсәрләр авторының исеме конкурсны гамәлгә куючыларга да (аерым конвертка салып җибәрелми) мәгълүм булмый. Җюри уңышлы дип саналган пьесалар сәхнәләштерү өчен жюри әгъзаларының кыскача юлламасы белән бергә Татарстан Дәүләт театрларына һәм шулай ук республикадагы халык театрларына  тәкъдим ителә. Әлбәттә, үзенең репертуар планына һәр театр фәкать үзе җавап бирә һәм соңгы сүз анда кала.

Һәр театр әлеге әсәр буенча коллективта жюри әгъзалары катнашында пьесаны укуны оештыра.

Дәүләт театлары кабул итеп алган очракта гына пьесаның авторы ачыклана (жюри бу очракта авторны ачыклау өчен электрон адрес буенча әсәрне юллаучыга мөрәҗәгать итә, ләкин чын исемне ачу барыбер ахыргача  автор ихтыярында була, пьеса тәхәллүс белән дә куелырга мөмкин).

Бәйгедә әдипләр белән бергә мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары, мәктәп яшендәге балалар катнаша һәм аларның уңышлы әсәрләре электрон китап формасында Республикадагы балалар театрлары фестивальләренә тәкъдим ителә.

Бәйгегә татар телендәге пьесалар 2024 нче елның 30 нчы октяберенә кадәр «Безнең җиңү!» дигән тамга белән түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: saxna@mail.ru.

Тулырак: https://sahne.ru/news/xeberler/beznen-inu-monarcy-bulmagan-iana-baige

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International