«Регионнарның җәлеп итүчәнлеген арттыру: тарих, кешеләр, маршрутлар, брендлар» конференциясе кысасында «Татарстанда эшләнгән: региональ брендинг проектлары» темасын караячаклар

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Территорияләр бренды. Төбәкне ничек танып була?

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова «Регионнарның җәлеп итүчәнлеген арттыру: тарих, кешеләр, маршрутлар, брендлар» конференциясендә спикер буларак катнаша.

15:40 сәгатьтә «Татарстанда эшләнгән: региональ брендинг проектлары» темасын карарга чакырабыз: https://vk.com/video-215704772_456239058?roistat_visit=1202279

Чарада региональ хакимият органнары вәкилләре, эре бизнес лидерлары катнаша, төбәк продуктларын, туристлык маршрутларын алга җибәрүгә һәм җирле брендларны үстерүгә ярдәм итүче территориаль брендинг проектлары турында сөйли.

Төбәкләрдә территориаль брендингның һәм креатив индустрияләрне үстерүнең әһәмиятле кейслары тәкъдим ителәчәк. Анда Чиләбе, Саха (Якутия), Владивосток, Мончегорск, Хакасия, Татарстан Республикасы вәкилләре катнашты. Спикерлар төбәкләрнең һәм шәһәрләрнең вакыйгалар, маршрутлар, сувенир һәм басма продукция хисабына үз брендларын тәкъдир итүе турында сөйли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International