Татарстан Республикасында Рус теле көне һәм А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуны билгеләп үтәләр

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу белән!

Бүген иртән Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасы янында А.С.Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика җитәкчелеге, Татарстан Республикасының иҗади берлекләре вәкилләре, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Көн рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көненә багышланган шигърият бәйрәме белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International