Казанда С.Рахманинов исемендәге «Ак сирень» XIII Халыкара фестивале тәмамланды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июньдә С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда С.Рахманинов исемендәге «Ак сирень» XIII Халыкара фестивале тәмамланды. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, РФ һәм ТР халык артисты Александр Сладковский тарафыннан оештырылды.

«Ак сирень» фестивале быел 4 концертны үз эченә алды, аларда А. Скрябин, И. Стравинский, А. Шнитка, К. Сен-Санс музыкасы, шулай ук С. Рахманиновның симфоник шедеврлары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International