15 июньдә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Олы Шия авылында мари мәдәниятенең «Семык» республика бәйрәме узачак.
Күңел ачу программасы бәйрәмдә катнашучыларны 9:30 сәгатьтә көтә.
Программада: мари халык уеннары, халык сәнгать һөнәрләре буенча мастер-класслар, театральләштерелгән тамашалар. Чарага килүчеләрне мари традицион кухнясы, декоратив-гамәли сәнгать һәм төрле сувенир продукция белән сөендерәчәк.
Бәйрәмдә шулай ук авыл җирлекләре мәдәният учреждениеләре коллективлары, ТР 12 шәһәр һәм районыннан 20 дән артык мари фольклор коллективлары катнашачак.
Бәйрәм концерты программасының махсус кунаклары Марий Эл Володя Матвеев, Йорга Каче, Сергей Пакеев.
Бәйрәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче мари халкының мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү максатында «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.