Татарстан халыклары дуслыгы йортында Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру һәм милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары узды
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының челтәр хезмәттәшлеге, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәсе башлыгы Данис Сәләхетдинов, Татарстан Халыклар ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыров, шулай ук Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе һәм иҗтимагый милли оешмалар вәкилләре катнашты.