22 майда «Мир» кинотеатрында «Казан-Лисичанск» документаль картиналар циклын төзүчеләр белән иҗади очрашу булды. Кинолента сериясе фронт линиясе янәшәсендәге СВО зонасында, Татарстан Республикасы карамагындагы торак пунктларда: Лисичанск, Рубеж, Яңа Дуслык, Приволье.
Махсус хәрби операция зонасында актив эшләүче республика эшлеклеләре чараның мактаулы кунаклары булды: ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, ТР “Ватан сугышчыларының гаилә комитеты” җитәкчесе Ангелина Галимова, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова һәм Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов.
Иҗади очрашу кысаларында тамашачылар КазГИК студенты Даниил Емельяновның «Дорога» документаль фильмын күрделәр. Картина вәкаләтле төркемнең видеоматериаллары нигезендә корылган. Кинолента геройлары ТР премьер-министры урынбасары Евгений Варакин, Лисичанск мэры Эдуард Сахненко, психолог Ася Кислова, сапёр Евгений Хрусталёв, Лисичанск халкы һәм башкалар булды.