Мамадышта милли проект буенча «Мәдәният» функциональ залы барлыкка киләчәк

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Мамадышта «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында универсаль объект төзелә башлады, ул үзендә спорт һәм мәдәният учреждениеләрен берләштерәчәк.

Функциональ зал 2025 елның көзенә төзелер дип көтелә. Югары катта тренажер залы, аскында универсаль спорт залы урнашачак. Моннан тыш, яңа объект мәдәни чаралар оештыру өчен үз эченә күчерелмә сәхнә кертәчәк. Шулай ук төрле вакыйгалар уздыру өчен җиһазлар сатып алыначак.

«2024 елда Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мәдәни байлыкны саклап калу, мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итү, һөнәри сәнгатькә һәм җәмгыятьнең мәдәни потенциалын үстерүне тәэмин итә торган иҗатның, мәдәни инновацияләрнең барлык рәвешләренә ярдәм итү, аларны Россиянең барлык почмакларында һәм аннан читтә трансляцияләү - милли проектның максатчан өстенлекләрен билгели торган төп нокталар», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

“Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында 2024 елда 14 яңа объект ачу планлаштырыла. Апас һәм Әлки муниципаль районнарында 45 һәм 100 урынлык яңа авыл мәдәният йортлары пәйда булачак. Сарман муниципаль районында И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак. Капиталь ремонт Зеленодольск муниципаль театры һәм музеенда, Баулы муниципаль районының Краевед музеенда узачак, шулай ук Кукмара муниципаль районында урнашкан «Валяльная фабрика Родигиных, 1870-е гг.» мәдәни мирас объектының ремонт-реставрация эшләре узачак.

Яңа елда 3 музей - Тәтеш крае тарихы музее, «Казан арты» Арча тарих-этнография музее, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы техник җиһазландырылачак.

Яңа модель китапханәләре Алабуга, Чүпрәле һәм Кукмара муниципаль районнарында барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International